Хөрмәтле ветераннар!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
Сез республикабыз үсешенә зур өлеш керттегез. Сезнең зирәклегегезгә һәм тормыш тәҗрибәгезгә без көн саен сокланабыз һәм Сезнең белән горурланабыз. Сезнең хезмәтегез һәм тормышны ярату нәтиҗәсендә күп буыннар үз Ватанының ышанычлы һәм җаваплы гражданнары булып үсте.
Бу бәйрәм сезгә игътибар һәм ихтирам символы булсын, кадерле ветераннарыбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, телим. Сезнең йөрәгегез балаларыгызның һәм оныкларыгызның шатлыклары һәм елмаюлары белән тулсын.
Республикабыз һәм гомумән дәүләтебез иминлеге өчен куйган хезмәтегез һәм тырышып эшләвегез өчен рәхмәт сезгә.
Бәйрәм белән сезне!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь Инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.