Өлкән буынга рәхмәт белдереп

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәндә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Өлкәннәргә рәхмәт» дип аталган чара узды. Кунаклар өчен бай концерт программасы һәм тематик күргәзмәләр әзерләнгән иде.  Район башлыгы өлкән, зирәк буынны бәйрәм белән котлады һәм барысына да сәламәтлек, игелек теләде. Лаеклы һәм хөрмәтле кешеләргә карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре дә бу чарада катнаштылар һәм өлкән буын гражданнары өчен кулланучылар хокукларын яклау темасына консультация өстәле оештырдылар. Пенсионерлар көнүзәк темаларга сораулар бирделәр, закон нигезендә тулы җаваплар алдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында мәгълүмат алдылар.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International