Мамадыш шәһәренең «Забота» пансионатында бәйрәмчә очрашу узды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны устерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Забота» үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Өлкәннәр көне декадасы кысаларында белгечләр барлык катнашучыларны көзге бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм теләделәр. Ял итүчеләр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре турында кулланучылар хокукларын яклау белгечләреннән лекция, 2011 елның 10 ноябрендәге «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» № 924 РФ Хөкүмәте Карары белән таныштыру, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең мәгълүмати буклетлары бүләк булды.

Өлкәннәр белән мондый очрашулар һәрвакыт дулкынландыргыч, алар мондый чараларда актив катнашалар, үзара аралашалар, сораулар бирәләр һәм үзләрен борчыган темалар турында фикер алышалар. Белгечләрнең җаваплары һәрвакыт компетентлы һәм аңлаешлы, өлкән яшьтәгеләр мондый очрашулардан канәгать кала. Аларга кайгыртучанлыкны тоярга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International