Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы үз пенсионерларын бәйрәм белән котлады

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне - зирәклек һәм игелек бәйрәме. Бу көнне без өлкән буын кешеләренә иң җылы рәхмәт, хөрмәт сүзләре әйтәбез, хезмәт коллективлары үзләренең пенсионерларын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады. Без чын күңелдән үзебезнең пенсионерларны бәйрәм белән котладык - территориаль органның элеккеге башлыгы Әсхәт Сәлахиевны, консультант Елезавета Заворохинаны, әйдәп баручы белгеч-эксперт Розалия Кадырованы.

Очрашу барышында пенсионерларга җылы, изге котлаулар, шулай ук нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләүләр яңгырады.  Элеккеге хезмәттәшләре белән уртак эш чорын искә төшерделәр һәм тормыш хәлләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International