Өлкәннәр бәйрәме халыкара дәрәҗәгә 1990 елның 14 декабрендә чыкты, ул көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип игълан иткән резолюция кабул итте. Россиядә Өлкәннәр көнен 1992 елдан бирле билгеләп үтәләр.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең үзәктә ял итүчеләр белән традицион очрашуы булды.
Очрашу дуслык һәм үзара хөрмәт атмосферасында узды. Ял итүчеләрне «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләре белән таныштырдылар.
Белгечләр биргән мәгълүмат, тыңлаучылар категориясен исәпкә алып, аларга аңлаешлы телдә җиткерелергә тиеш.
Әңгәмәдә бик күп кызыклы моментлар күтәрелде, тыңлаучылар зур кызыксыну белән сораулар бирделәр, бәхәсләштеләр. Ял итүчеләр үзләрен борчыган барлык сорауларына да квалификацияле җаваплар алдылар, шулай ук белгечләр тарафыннан индивидуаль консультация дә күрсәтелде.
Очрашу бик күңелле үтте. Ял итүчеләр белгечләргә үзләренә бирелгән вакыт, кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат, бүләк ителгән җылылык өчен рәхмәт белдерделәр.
Халыкара өлкәннәр көне - яшь буынга картлыкның ярдәмгә, мәхәббәткә һәм кайгыртуга мохтаҗ булуын искә төшерү көне. Бу - бернәрсәнең дә мәңгелек түгеллегенә басым ясау: вакытлар үтү белән яшьлек җитлеккәнлеккә, ә аннары картлыкка алмашына.
Өлкәннәрнең бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсен – үсеп килүче буын үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүен рәхмәт белән кабул итик.