Сәүдә кагыйдәләре аңлатылды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре сатучылар өчен алкоголь продукциясен һәм азык-төлек товарларын ваклап сату эшчәнлеге алып бара торган шәхси эшмәкәр В.И. Нәҗипова кибетендә (Саба районы) семинар үткәрде. Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт иде. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара азагында кулланучылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International