Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылында чәчтараш хезмәте күрсәтүче хуҗалык итүче субъект вәкилләре өчен семинар үткәрде.
Чара барышында чәчтарашханәләр күрсәтә торган хезмәтләрне җайга сала торган норматив-хокукый актлар каралды. Кулланучылар өчен мәҗбүри белешмәләрне урнаштыру тәртибе аңлатылды. Чәчтараш хезмәте күрсәтүче персоналга таләпләр каралды, шулай ук хезмәт күрсәтү барышында кулланыла торган материалларга һәм җиһазларга таләпләр каралды, күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләре ачыкланган яисә аның ризалыгыннан башка өстәмә хезмәт күрсәткән очракта кулланучының хокуклары аңлатылды.
Уздырыла торган чаралар кысаларында хуҗалык итүче субъект вәкиле белән өлкән яшьтәге кешеләр өчен акцияләр һәм ташламалар үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.