Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында «МОКИ» сәүдә-күңел ачу үзәгендә консультация өстәле оештырдылар.
«Сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру кагыйдәләренә», сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучының гамәлләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Белгечләр консультациясе - сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыга торган проблемалы хәлләрне оператив хәл итү юлы.
Кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре. Чара актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге белешмәләр тарату белән үрелеп барды.