Олы яшьтәге кешеләр белән әңгәмә

2024 елның 4 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Балтач муниципаль районының «Наз» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде.

 Әңгәмә барышында катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2463 номерлы карары турында мәгълүмат җиткерелде.

Сыйфатсыз товарларны кире кайтару, алмаштыру тәртибе, гарантияле ремонт үткәрү һәм товарның сыйфатын тикшерү сроклары, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәгән товарны алмаштыру мөмкинлеге турында аңлаттылар.  Һәр кулланучы грамоталы булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш, ә кирәк булган очракта ул һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең ярдәменә исәп тота ала.

Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар һәм мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International