Чәчтарашханә хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырылды

2024 елның 4 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты чәчтарашханә хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар оештырды.

Чәчтараш хезмәтләрен күрсәтү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре һәм «Көнкүреш хезмәтләре» ГОСТ Р 51142-2019 белән көйләнә. Әлеге хезмәтләр законнар таләпләренә һәм клиент ихтыяҗларына туры килергә, кулланучыларның һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең тормышы, сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохите, мөлкәте өчен куркынычсыз булырга тиеш.

Чара барышында чәчтарашханә хезмәткәрләре белән халыкның социаль якланмаган категориясенә ташламалар бирүгә һәм акцияләр уздыруга, шул исәптән пенсионерларга һәм инвалидларга өстенлекле хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән мәсьәләләрне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International