Арча районының Наласа авылында яшәүчеләр белән очрашу булды

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районының Наласа авылында яшәүчеләр белән очрашу үткәрделәр.

Кабул итүгә килгән халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы сораулар борчыды, атап әйткәндә, тиешле сыйфатлы товарны алмаштырмасалар нишләргә; товарга гарантия срогы турында; интернет аша сатып алынган товарны кире кайтару срогы турында һәм башкалар. Кабул итүгә шулай ук сәүдә вәкилләре дә килде, аларны алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр кызыксындырды.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар өчен белешмәләр тапшырылды.

Чара азагында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатып семинар-уку үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International