Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Әлки районының Базарлы Матак авылындагы азык-төлек кибетләренең берсендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Чараның төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.
Сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Кулланучыларга товарларны сайлаганда оптималь отышлы сатып алу мөмкинлеге бирә торган тәкъдимнәр бирелде, чөнки югары бәяләр һәрвакытта да товарның сыйфатлы булуын дәлилләми.
Чара барышында өлкәннәргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр тапшырылды.