Яшь - белем алу өчен киртә була алмый

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү максатларында Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән өлкәннәр көненә багышланган чираттагы чара үткәрделәр.

Гражданнарның бу категориясе - өлкән яшьтәге кешеләр - хокукларын бозуга аеруча еш дучар булалар. Яшьләре аркасында алар еш кына мошенниклар корбаны була, чөнки үз хокуклары һәм бурычлары турында җитәрлек мәгълүматка ия түгел, үз хокукларын якларга мөмкинлекләре юк.

Белгечләр консультациясе өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкмәгән гамәлләрдән качарга, кулланучы буларак үз хокукларын яклауда көч һәм сәламәтлекләрен сакларга мөмкинлек бирә.

Тыңлаучылар аңлаешлы формада файдалы мәгълүмат алдылар, кулланучылар базары өлкәсендә кызыксындырган барлык сорауларын бирә алдылар. Медицина өлкәсендә үз хокукларын яклау, аерым алганда дару препаратлары сатып алу һәм медицина техникасын кире кайтару мөмкинлекләре буенча мәгълүмат актуаль булып чыкты. Пенсионерлар белән индивидуаль әңгәмәләр дә уздырдылар, дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтелде.

Чарада катнашучыларның барысына да мәгълүмати-агарту материаллары тапшырылды һәм Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International