Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Ярминкәләрдә сайлау мөмкинлеге зур:
- яшелчә,
- ит,
- балык,
- казылык эшләнмәләре,
- сырлар,
- ярма,
- бал,
- май,
- сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителә.
Ярминкә уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар белән хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрде.
Сәүдә өлкәсенә кагылышлы, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турындагы мәсьәләләр кузгатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм башкалар нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында мәгълүмати буклетлар таратылды.