Тәтештә көзге ярминкәләр сезоны башланды

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Тәтеш шәһәрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-икътисадый һәм территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Мария Храменкова ярминкәдә гражданнар өчен консультация үткәрү максатларында кизү тордылар.

Белгечләр тарафыннан ярминкәдә катнашу, беренче чиратта, шәхси эшмәкәрләрнең кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Алар саткан продукциянең һәм товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына карата төп таләпләр аңлатылды. Сатучылар һәм сатып алучылар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр. Чара төрле телләрдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати истәлекләр тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International