Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районының «Родник» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде.
Белгеч үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында мәгълүмат бирде.
Катнашучыларга сәүдә кагыйдәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының аерым маддәләре, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе аңлатылды. Килеп туган конфликтларны һәм проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр бирелде. Сыйфаты тиешенчә булмаган товарлар сатып алган очракта сатучыга дәгъва белдерү сроклары, шулай ук аларны сатучыга кире кайтару тәртибе каралды.
Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.