Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында укыту чарасы үткәрде.
Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Катнашучыларга кулланучы белән эшкуарлык эшчәнлеге субъекты арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы турында сөйләделәр; хокукларны бозу формалары һәм аларны яклау механизмы; кулланучылар хокукларын бозган өчен җаваплылык; алынган мәгълүматны үзләренең законлы хокукларын яклау өчен куллану ысуллары аңлатылды.
Чара азагында төрле буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.