Баулы шәһәренең «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Баулы районы оешма-ведомстволары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл эшендә Баулы үзәк район хастаханәсенең баш табибы, Россия социаль фондының Баулы шәһәре буенча төбәк бүлеге начальнигы, Башкарма комитетның юридик бүлеге начальнигы, идарәче компания һәм төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе вәкилләре катнашты.
Өлкән яшьтәге гражданнарга амбулатор медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре, табиблар кабул иткәндә еш очраша торган темалар күтәрелде. Социаль фонд вәкиле пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләрен ачыкларга ярдәм итте, 2025 елда гамәлгә керәчәк үзгәрешләр турында сөйләде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева катнашучыларны кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлдәге законнар белән таныштырды, кулланучылар хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген сөйләде, кулланучылар хокукларын яклау буенча актуаль темаларга белешмәләр таратты.