Өлкәннәр көнен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Алексеевск районының күп функцияле үзәгендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча чара үткәрделәр.
Өлкән яшьтәге кешеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылыкны арттыру актуаль булып тора, чөнки алар еш кына сыйфатсыз товарлар яки хезмәтләр сатып алганда үзләренә ничек эш итәргә кирәклеген белмиләр.
Консультация барышында гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сорауларга җаваплар алдылар, аларга Кулланучылар хокукларын һәм гамәлдәге законнар нормаларын бозган очракта эш итү алгоритмы аңлатылды.
Халык белән эшләүнең мондый формасы нәтиҗәле һәм кирәкле икәнлеген исбатлады.
Кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы брошюралар, белешмәләр һәм буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы номерлары таратылды.