Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. 2024 елның 7 октябрендә Буа муниципаль районының Түбән Наратбаш авыл җирлеге китапханәсендә «Ядкәрь» фольклор ансамбле һәм авыл активистлары белән очрашу булды. Ансамбльдә нигездә пенсионерлар чыгыш ясый. Алар районның һәм республиканың барлык чараларында актив катнашалар. Күп тапкырлар дипломнар белән бүләкләнделәр һәм төрле конкурсларда лауреат булдылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина катнашты. Белгеч ансамбль коллективын бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Шулай ук үз чыгышында катнашучыларга кулланучы, башкаручы, сатучы арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салуга, алынган мәгълүматны үзенең законлы хокукларын яклау өчен куллануга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы турында мәгълүмат җиткерде.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон нормалары да каралды.
Чара азагында кулланучыга буклетлар таратылды.