Укучылар өчен чара үткәрелде

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәүче белгече Гүзәл Гайнуллина укытучы белән бергә Буа муниципаль районының Түбән Наратбаш мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча класс сәгате үткәрделәр.

Балаларга түбәндәге төшенчәләр аңлатылды: кулланучы, башкаручы, сатучы һәм товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда, сыйфатлы товар алмашканда кулланучыларның төп хокуклары, товарлардагы мәгълүмат, яраклылык сроклары, дистанцион сәүдә һ.б. соруларны аңлату практикадан мисаллар белән башкарылды. Балалар үзләренең уңышсыз сатып алу очраклары турында да сөйләделәр.

Шулай ук балаларны иң кискен проблемаларның берсе – коррупция белән таныштырдылар. Коррупциягә каршы чаралар күрелүгә карамастан, көн саен массакүләм мәгълүмат чараларында без коррупция, ришвәтчелек турында ишетәбез. Балалар коррупция төрләре, коррупцион хокук бозулар өчен җәза, коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар системасы турында белделәр.

Класс сәгате тәмамланганнан соң, укучыларга территориаль органнар белән бәйле төрле мәсьәләләр буенча «Кулланучыга белешмә» дип аталган  буклетлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International