Актаныш районы Ветераннар йортында чара үткәрелде

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Актаныш районы Ветераннар (пенсионерлар) йортында өлкән буын өчен укыту чарасы үткәрде. Очрашу барышында тыңлаучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм законнардагы үзгәрешләр белән таныштылар.

Белгеч үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында мәгълүмат бирде. Кулланучылар хокукларын яклау буенча туган мәсьәләләрне алга таба хәл итү өчен координаталар калдырды.

Чара рус һәм татар телләрендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати истәлекләр тарату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International