Әтнә муниципаль районында атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Атна саен Әтнә районы үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе уза.  Ярминкәдә җирле шәхси эшмәкәрләрнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, һәвәскәр бакчачыларның продукциясен сатып алырга мөмкин. Биредә казылык эшләнмәләре, сырлар, сыер ите эшләнмәләре, кош ите, ит эшләнмәләре, балык, яшелчә, бал, җиләк-җимеш һәм кондитер эшләнмәләре тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын бозуны кисәтү максатында ярминкә мәйданчыгында консультацияләр үткәрә. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International