Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы даими режимда шәхси эшмәкәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм аларны кызыксындырган сорауларны, мәсәлән, сатучыларның һәм кулланучыларның бурычларын һәм хокукларын, товарны алмаштыру яисә акчаларны кире кайтару буенча дәгъвалар һәм таләпләр кую срокларын һәм башкаларны аңлату максатында чаралар үткәрә.
Территориаль орган хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектларының кирәк булганда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге теге яисә бу мәсьәлә буенча, шулай ук конфликтлы хәлләр килеп чыкканда гамәлләрнең дөрес алгоритмын аңлату өчен шалтыратып, мәгълүмат алырга мөмкин булуын аңлаталар.
Кичә территориаль орган хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә «Карабиккол» ҖЧҖендә һәм «Азык Унай» кибетендә, шулай ук Бөгелмә шәһәрендә «Юлалко» ҖЧҖендә укыту чаралары уздырганнар.
Мондый очрашулардан соң бизнес-бергәлек вәкилләре Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан бирелә торган аңлатмаларның актуальлеген билгеләп үтәләр һәм әлеге чараларны үткәрү кирәклеген ассызыклыйлар.