Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәгенең Түбән Кама районы буенча идарәсендә күчмә чара үткәрделәр. Биредә Түбән Каманың пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнары вакансияләр турында мәгълүмат кына түгел, товарлар сату, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү вакытында Кулланучылар хокукларын яклау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга өстәмә консультация дә алдылар.
Медицина өлкәсендә үз хокукларын яклау буенча мәгълүмат актуаль булып чыкты, аерым алганда, дару препаратлары сатып алганда һәм медицина техникасын кире кайтару мөмкинлекләре, стоматология хезмәтләре. Дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтелде.
Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.