Ульянково авылы китапханәсендә консультация өстәле оештырылды

2024 елның 11 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны координацияләү бүлеге җитәкчесе Алсу Хөснетдинова һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина Кайбыч муниципаль районының Ульянково авылы китапханәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырдылар.

Пенсионерлар товарлар сатып алганда кулланучының төп хокуклары турында зур кызыксыну белән тыңладылар, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның иң актуаль маддәләре белән таныштылар.

Интернетта сатып алулар турында күп сораулар килде. Чөнки интернет-кибет аша сатып алу уңайлы һәм отышлы форма булып санала. Товарны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә, сатып алу көтелмәгән күңелсезлекләргә әйләнмәсен өчен нинди үзенчәлекләрне белергә кирәк, сайтта урнаштырылган товар турындагы мәгълүмат китерелгән продукциягә туры килмәсә нишләргә - бу һәм башка сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде.

Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайты барлыгы турында мәгълүмат бирделәр, анда дәгъва үрнәкләрен, файдалы һәм кирәкле мәгълүмат табарга мөмкин. Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар туганда, мөрәҗәгать итү өчен координаталар бирелде.

Чара азагында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International