Гаилә елы һәм куркынычсызлык атналыгы кысаларында «Березка» балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Елена Сазонова катнашты. Ул катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен аңлатты. Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернет-сайты, «Кулланучылар хокукларын яклау» порталы һәм Тәтеш муниципаль районы рәсми сайтында «Кулланучылар хокукларын яклау»га багышланган өлеше булу турындагы мәгълүмат җиткерелде, анда бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат, шулай ук дәгъва үрнәкләре табарга мөмкин.
Чара ахырында катнашучылар төрле телләрдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы белән таныштылар.