Куллану белемнәре – мәктәп укучыларына

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Лениногорск районының Иваново мәктәбе укучылары өчен Әлмәт территориаль органы белгече «Кулланучылар белемнәре - мәктәп укучыларына» дигән танып белү сәгате үткәрде.

Лекция «Кулланучылар хокукларын яклау законы нигезләре» темасына кроссворд чишү форматында узды, чөнки уен формасы укучыларның игътибарын уку процессына, законнарны өйрәнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Территориаль орган хезмәткәре белән балалар арасындагы әңгәмәнең төп бурычы - мәктәп укучыларында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар өлкәсендә куллану гадәтләрен формалаштыру. Әңгәмә барышында тәҗрибәдән мисаллар китерелде, яңа кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау буенча гади киңәшләр бирелде, шулай ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләрендә һәм супермаркетларда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде.

Лекция ахырында хезмәткәр укучыларга активлыклары, эшләрендә эрудицияле булулары өчен рәхмәт белдерде, кулланучылар хокукларын яклау темасына мәгълүмати буклетлар һәм газеталар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International