Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Байлар Сабасы ш.т. б. гимназиясендә 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату.
Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, әңгәмә темасына кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды. Кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыру хокукына багышланган Законның 25 статьясы һәм товарны дистанцион сату ысулы 26.1 статьясы җентекләбрәк аңлатылды. Коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде.