Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «К» кафесында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 209 шешә (106 л.) тәшкил итте.
Әлеге хокук бозу өчен РФ КоАПның 14.19 маддәсе, 14.16 маддәсенең 2 өлеше, 14.17.1 маддәсенең 2 өлеше (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу; этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше (ваклап сатудан тыш), аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы озата баручы Документлар булмау; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә генә гамәлгә ашыручы зат (индивидуаль эшкуар) тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату белән бәяләнә.
Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документар тикшерү үткәрелә.