Кукмара районының Псәк авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Кулланучылар грамоталылыгын арттыру өчен Кукмара муниципаль районының Псәк авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Чара кысаларында сыйфатсыз товарлар сатуга һәм конфликтлы ситуацияләрне хәл итү юлларына кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International