Кем ул медиатор?

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасында катнашучылар өчен II этап тәмамланды, ул дистанцион формада, билгеле бер темаларга иҗади биремнәр башкару рәвешендә узды.

Олимпиаданың II турына әзерлек барышында күп кенә балаларны «Кулланучылар бәхәсләрен хәл итү ысулы буларак медиация» темасы кызыксындырды һәм икенче турга узган катнашучылар белән очрашу вакытында Яр Чаллы территориаль органы белгечләре төрле сораулар буенча фикер алыштылар: кем ул медиатор? Россиядә мондый һөнәргә ихтыяҗ бармы?

Асылда, медиатор - ул ике һәм аннан да күбрәк як арасындагы конфликтны җайга салырга ярдәм итүче гадел һәм нейтраль арадашчы. Аның максаты - сөйләшүләрне кешеләр үзара файдалы карар кабул итәрлек итеп оештыру. Медиатор аларның бер-берсен аңлауларын һәм булган хәл өчен җаваплылыкны үз өстенә алуларын тели. Өстәвенә, бергәләп конфликтны бетерү һәм үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу планын эшли. Еш кына кешеләр мөстәкыйль сөйләшә алмый, чөнки аларны хис-кичерешләр колачлый, алар бер-берсенә ышанмый, агрессия күрсәтә.

Медиация чит илләрдә зур ихтыяҗ белән файдалана, ә Россиядә ул үзенең популярлыгын казана гына башлый.

Медиатор профессиональ һәм профессиональ булмаган нигездә булырга мөмкин. Профессиональ нигездә медиатор 25 яшьтән узган кеше була ала, ул югары белемле һәм медиация буенча өстәмә һөнәри белем алырга тиеш. Профессиональ булмаган нигездә балигъ булган затлар (хокукка сәләтле һәм хөкем ителмәгәннәр) эшли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International