Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Тәтеш шәһәренең үзәк китапханәсендә «Гаилә-Бөек патшалык мәхәббәте» дип аталган әдәби – музыкаль композиция узды.
Гаилә елында иң мөһиме: гаилә һәм аның һәр кеше тормышындагы әһәмияте, традицияләре һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләшергә өстәмә сәбәп бар.
Чакырылган гаиләләр рус христиан гаиләсендә гаилә традицияләре тарихы, гаилә традицияләрен саклап буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеге турында белделәр. Элеккеге заманда гаиләләрдә бүләк ителгән әйберләр турында сөйләштеләр. Русьта иң теләп алына торган бүләк – яулык турында җентекләп сөйләделәр. Егет кызга күз атып йөриме, базардан гаиләгә крестьян кайттымы, уллары армиядән кайттымы - һәрвакыт яраткан кешесенә яулык бүләк иткәннәр. Бу яулыкларны иң кадерле, иң серле нәрсә итеп сандыкларда саклаганнар. Катнашучылар яулык бәйләүнең төрле чорларда нинди аермасы барлыгын белделәр, яулык кулланып төрле уеннар уйнадылар, аны төрле стилистикада бәйләргә өйрәнделәр. Чара кысаларында кулъяулыгы кулланып «Әнием өчен открытка» темасына винтаж открытка ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова катнашты. Хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкта рациональ кулланучылар тәртибе күнекмәләрен формалаштыру максатларында ул катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы белән таныштырды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Тыңлаучыларда яраклылык срогы чыккан товарларны сатып алганда, Интернет аша сатып алынган товарларның җитешсезлекләре килеп чыкканда мөрәҗәгать итү буенча тәкъдимнәр аеруча кызыксыну уятты.
Кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатында катнашучыларга төрле телләрдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм истәлекләр рәвешендә мәгълүмати ярдәмлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тәкъдим ителде.