Тәтеш районы эшмәкәрләре өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне узды

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен чираттагы Бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелде. Идарә хезмәткәрләре белән берлектә эшмәкәрләрне кабул итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова катнашты.

Бу көнне кече һәм урта бизнес вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләрен карадылар: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, шулай ук законнардагы яңа үзгәрешләр белән таныштылар.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатучыларның һәм кулланучыларның бурычлары һәм хокуклары, товарны алмаштыру яки акчаларны кире кайтару буенча дәгъвалар һәм таләпләр кую сроклары һ.б. аңлатылды. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон нормалары да каралды.

Чара барышында катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән төрле телләрдә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган белешмәләр һәм буклетлар белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International