Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре хәзерге яшьләрдә куллану культурасын тәрбияләү һәм товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда барлыкка килә торган төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзләрен дөрес тотуны урнаштыру максатыннан укучыларны Кулланучылар законнары нигезләре белән таныштыралар: кулланучылар хокукларын яклау темасына очрашулар, сыйныфтан тыш чаралар, факультатив дәресләр үткәрәләр.
Әлмәт территориаль органы белгече Баулы муниципаль районының 7 нче мәктәбендә икенче сыйныф укучылары белән очрашу оештырды. Хезмәткәр уен формасында кулланучының кем булуын һәм товарлар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты. Балаларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төрле темалар белән танышу өчен кулланучылар өчен белешмәләр таратылды.