Бүгенге көндә җирле үзидарә органнарына кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре беркетелгән. Муниципалитетлар кулланучылар шикаятьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә, ә хокук бозулар ачыкланганда, кулланучылар хокукларын яклау Законы нигезендә, аларның шикаятьләре буенча башкарма хакимиятнең тиешле вәкаләтле федераль органнарына хәбәр итәргә хокуклы.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Алсу Хөснетдинова һәм Елена Сазонова Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетында җирле үзидарә органнары вәкилләре белән укыту чарасы үткәрделәр.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре белән таныштылар.
Нәкъ менә урыннарда кулланучылар мәнфәгатьләрен оператив яклау мөмкинлеге булырга, гражданнарның яшәү урыны буенча шикаятьләр каралырга, актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрелергә тиеш.
Башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда кулланучылар хокукларын яклау законнарын куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, халык арасында еш килә торган мәсьәләләргә аңлатмалар бирелде, кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары арасында тарату өчен белешмәләр һәм газеталар тапшырылды. Белешмә-мәгълүмат материаллары тар юнәлешле, рекомендация характерында була, кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.