Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча районының күпфункцияле үзәге бинасында килүчеләргә консультацияләр биреп, күчмә чара үткәрде.
Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре, дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды. Сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозган очракта эш итү тәртибе һ.б. турында сөйләштеләр. Шулай ук әңгәмә вакытында туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды, территориаль орган визиткалары таратылды.