Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Фәнис» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар өчен укулар үткәрде. Монда азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла. Уку барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары аңлатылды, сәүдә кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, Кулланучы почмагы һәм оешманың элмә тактасы турында консультацияләр бирелде. Сатучыларның аерым игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлтелгән иде.
Чара азагында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.