Алкоголь базарында хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән «Алкоголь» оператив-профилактик чарасын уздыру кысаларында «Ачык тикшерү сатып алуы» оператив-эзләү чарасы барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы бүлеге хезмәткәрләре авыл кибетләренең берсендә спиртлы сыеклыкны законсыз сатуны ачыкладылар. Аңлатмадан күренгәнчә, сатучы үзе җитештергән алкоголь продукциясен шәхси эшмәкәр рөхсәтеннән башка саткан, көмешкә сатып, өстәмә керем алырга карар кылган.
Полиция хезмәткәрләре алкогольне законсыз сатуны документлаштырган. Әлеге продукция, беркетмәдә вакыйга урынын күрсәтеп, Зәй районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәре тарафыннан тартып алынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Административ хокук бозу турындагы эш буенча законсыз әйләнештә булган алкогольле (спиртлы) продукцияне һәм (яисә) дәлилләр әһәмиятендәге документларны тартып алу беркетмәсе рәсмиләштерелде, РФ КоАП 14.17.1 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу беркетмәсе төзелде. Тартып алынган алкоголь үрнәкләре ГОСТка туры килү-килмәүне тикшерүгә һәм кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычны билгеләү өчен тикшерүгә юнәлдереләчәк. Әгәр экспертиза сыеклыкның ГОСТ таләпләренә туры килмәвен ачыкласа, гражданкага штраф түләргә туры киләчәк, аның күләме турында суд карар кабул итәчәк.
Игътибар итәбез, Россия Федерациясе Җинаять Кодексы кулдан ясалган спиртлы продукция кулланучылар өчен генә түгел, ә аны сатучылар өчен дә куркыныч дип кисәтә. Мондый акча эшләү кыйммәт торырга мөмкин.