Гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасының икенче этабы тәмамланды.
Укучыларның Олимпиадага кызыксынуын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова белгечләр белән бергә ведомство буйсынуындагы районнар мәктәпләренә чыга.
Тәтешнең татар мәктәбендә 8-10 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон» дигән темага сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.
Кулланучылар хокукларын яклау, Яшел Үзән территориаль органы функцияләре, җитештерелә һәм сатыла торган продукциянең сыйфаты мәсьәләләренә кагылышлы закон нормаларын куллану буенча аңлату эшенә аерым игътибар бирелде.
Олимпиаданың калган этапларын үткәрү тәртибе һәм формасы аңлатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләрен, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карарын искә төшерделәр. Коррупциягә каршы көрәш темасына кагылдылар. Укучыларга аңлаешлы формада коррупция – ул дөрес булмаган, законга каршы тәртип, кешеләр, үз хакимиятен һәм хәлләрен кулланып, законсыз файда ала, дип җиткерелде.
Укучыларга рус һәм татар телләрендә эшләнгән үткән еллар эсселары җыентыклары бирелде. Чара барышында төрле телләрдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кагылышлы төрле тематикалы мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.