Чүпрәле районының күпфункцияле үзәгендә гражданнарга консультацияләр бирделәр

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

30 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылындагы КФҮ филиалында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле үткәрде.

Авыл һәм район халкы үз мәсьәләләрен КФҮдә хәл итеп, бер үк вакытта Кулланучылар хокукларын яклау темасына консультация алды, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр белән танышты. Кимчелекле товар сатып алган очракта кулланучылар хокуклары, тиешле сыйфатлы товар алмаштыру, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) срокларын бозган очракта эш итү тәртибе турында сораулар бирделәр. Инспекция хезмәткәре тиешле киңәшләр бирде.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International