Алкоголь продукциясен законсыз сату очрагы ачыкланды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән алкоголь продукциясен ташу һәм законсыз сату факты буенча тикшерү материалы карау һәм карар кабул итү өчен килде.  

«Тикшерү сатып алуы» оператив-эзләү чарасы барышында полиция хезмәткәрләре машинадан гомуми күләме 1 л булган 1200 сумга ике пыяла шешә «С К» аракысын законсыз рәвештә сату фактын ачыклаган.

Территориаль орган белгечләре «Алко Антиконтрафакты» мобиль кушымтасы ярдәмендә югарыда күрсәтелгән продукциянең легальлеген ачыкладылар һәм аны БДАМС мәгълүматлары белән чагыштырдылар.

Гражданин Ч. бу продукцияне алга таба сату максаты белән шәһәр кибетләренең берсендә сатып алган булып чыкты. Нәтиҗәдә ул «Алкогольле һәм спиртлы продукцияне этил спирты җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында»1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 18, 26 статьялары таләпләрен бозган.

Территориаль орган белгече РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде һәм Чистай җәмәгать судына карауга җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International