Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авыл җирлеге Башкарма комитетында гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авыл җирлеге Башкарма комитетында гражданнарны кабул итте.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге – район эшмәкәрләре. Алар ваклап сатуда һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүдә алкоголь продукциясен сату буенча сораулар белән килделәр. Авыл кешесе дистанцион рәвештә сатып алынган спорт костюмын кире кайтару соравы белән мөрәҗәгать итте. Килгән барлык сорауларга «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль Закон, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә аңлатмалар бирелде.

Территориаль орган хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернет-сайты, «Кулланучылар хокукларын яклау» порталы булуы турында мәгълүмат җиткерде, анда дәгъва үрнәкләрен һәм бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат табарга мөмкинлеген аңлатты.

Чара барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематикалы буклетлар урнаштырылган иде. Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар туганда, мөрәҗәгать итү өчен координаталар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International