Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 13 литр тәшкил итә

2024 елның 1 ноябре, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан спиртлы продукция сату фактын ачыклаган. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 4 банка һәм 3 шешә (13 литр) тәшкил итте.

Шуның белән гражданин РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату) һәм РФ КоАП 15.12 маддәсенең 4 өлешендә каралган административ хокук бозган.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Административ тикшерү үткәрелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International