Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына Тукай районында яшәүче хатын мөрәҗәгать итте, ул август аенда җиләк үсентеләре сатып алган, ләкин берсе дә үсеп китмәгән.
Ни өчен, үсентеләр сыйфатлы булмаганмы? – дип сорый ул.
Әгәр үсентеләр чыннан да сыйфатлы булмаса, кулланучы сатучыдан акчаларын кире кайтаруны, товарны алмаштыруны яки бәясен киметүне таләп итә ала.
- Факторлар күп, моның сәбәбе үсентеләрнең сыйфатлы булмавы гына түгел, ә үсентеләрне дөрес карау, сезонлы булу да булырга мөмкин, - дип аңлата белгечләр.
Бакчачыларның культуралы үсемлекләрне кайчан утырту һәм күчереп утырту турында даими бәхәсе бар. Берәүләр яз көне дип раслый, икенчеләре көзге утыртуны таләп итә. Тегеләре дә, болары да шәхси тәҗрибәләренә таяналар.
Үсентеләрне утыртылачак төбәктәге питомникта сатып алырга кирәк. Шул вакытта гына аларның яхшы үсеп китүе һәм мул уңыш бирүе гарантияләнәчәк.
Һәр җиләк-җимеш зонасы өчен культуралы үсемлекләрнең билгеле бер сортлары исемлеге билгеләнгән. Шуңа күрә үсентене сатып алганда, әлеге сортның кайсы төбәк өчен тәкъдим ителүен ачыкларга кирәк. Районлаштырылган сортлар гына әлеге өлкә шартларына туры килә, алар югары уңыш бирә һәм кышка чыдам, ә аларның җимешләре бик тәмле булачак.
Җирле питомниклар, кагыйдә буларак, әлеге төбәктә яхшы яши торган үсемлекләрне үстерәләр һәм саталар. Шунда ук җиләк-җимеш культураларын карау буенча квалификацияле белгечләрнең киңәшләрен алырга мөмкин.