Мәнфәгатьләр конфликты - хезмәткәрнең шәхси кызыксынуы (турыдан-туры яки читләтеп) аның вазыйфаи бурычларын тиешенчә, объектив һәм гадел үтәвенә йогынты ясый яки йогынты ясый ала торган вәзгыять. Бу чакта дәүләт яки муниципаль хезмәткәрнең шәхси мәнфәгатьләре һәм гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре арасында каршылык килеп чыгарга мөмкин.
Хезмәткәр мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүнең теләсә нинди мөмкинлеген булдырмау буенча чаралар күрергә тиеш. Барлыкка килгән мәнфәгатьләр конфликты яки аның барлыкка килү мөмкинлеге турында (бу хакта аңа билгеле булуга), хезмәткәр язма рәвештә яллаучы/эш бирүче вәкиленә хәбәр итәргә тиеш.
Хезмәткәрнең кыйммәтле кәгазьләре (оешмаларның устав (тупланма) капиталларындагы катнашу өлешләре, пайлары) булган очракта, ул мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау максатларында аларны гражданнар законнары нигезендә ышанычлы идарәгә тапшырырга тиеш.
Яллаучы/эш бирүче вәкиле, әгәр аңа хезмәткәрдә мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну тууы турында билгеле булса, мондый конфликтны булдырмау яки җайга салу буенча чаралар күрергә тиеш.
Мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә хезмәткәрне аерып алу яисә үз-үзен аерып алу юлы белән гамәлгә ашырыла, шулай ук вазыйфаи (хезмәт) бурычларын үтәүдән читләштерүгә кадәр вазыйфаи яисә хезмәт хәлен үзгәртүдән һәм (яисә) мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүгә сәбәп булган файдадан баш тартудан гыйбарәт булырга мөмкин.
Дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яисә җайга салу буенча чаралар күрмәве Россия Федерациясе законнары нигезендә аны эштән азат итүгә китерә торган хокук бозу булып тора.
Мондый санкциянең катгыйлыгы гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең, Россия Федерациясе яки Россия Федерациясе субъектының законлы мәнфәгатьләренә зыян китермәү белән аңлатыла һәм мәнфәгатьләрнең җайга салынмаган конфликты нәтиҗәләрен исәпкә алып аклана.
Мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча чаралар күрмәгән өчен хезмәткәрләр түбәндәге төр дисциплинар җаваплылыкка тартылырга мөмкин:
- ышанычны югалту сәбәпле эштән азат итү;
- вазыйфага тулысынча туры килмәве турында кисәтү;
- шелтә;
- кисәтү.
Хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турындагы мәсьәләне хәл иткәндә кылынган коррупцион хокук бозуның характеры, аның авырлыгы һәм ул башкарылган шартлар, хезмәткәрнең башка чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу турындагы таләпләрне һәм коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән бурычларны үтәве, шулай ук башкаруның алдагы нәтиҗәләре исәпкә алынырга тиеш.