Мәнфәгатьләр конфликты - хезмәткәрнең шәхси кызыксынуы (турыдан-туры яки читләтеп) аның вазыйфаи бурычларын тиешенчә, объектив һәм гадел үтәвенә йогынты ясый яки йогынты ясый ала торган вәзгыять. Бу чакта дәүләт яки муниципаль хезмәткәрнең шәхси мәнфәгатьләре һәм гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре арасында каршылык килеп чыгарга мөмкин.
Җәмәгать хезмәтендәге мәнфәгатьләр конфликты институты, мөгаен, коррупциягә каршы тору өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып торадыр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында Россия Федерациясе Прокуратурасы университеты мәгълүматы буенча «Дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын кисәтү» дигән темага дәрес үткәрелде. Чара барышында территориаль орган хезмәткәрләренә түбәндәге мәгълүмат җиткерелде:
Россия законнарында «мәнфәгатьләр каршылыгы», «шәхси кызыксыну», «матди файда» төшенчәләре бар. Әлеге терминнар «Дәүләт гражданлык хезмәте турында» Федераль законда гына түгел, ә «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законда, Хезмәт кодексында һәм башка норматив актларда да кулланыла.