Шәһәр урамнарында агарту эшләре үткәрелде

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре атна саен шәһәрнең хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре һәм кулланучылары өчен профилактик чаралар үткәрә. Әлеге чараларны үткәрүнең максаты - халыкның кулланучылар белемен арттыру. Узган атнада Яр Чаллы шәһәренең «Радужный» сәүдә үзәге районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән рус һәм татар телләрендә шәһәр халкы өчен мәгълүмати истәлекләр һәм буклетлар тарату буенча «Грамоталы кулланучы» акциясе үткәрелде. Микрорайонда яшәүчеләр акциядә бик теләп катнаштылар, белгечләр белән аралаштылар, кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирделәр, квалификацияле җаваплар алдылар, әлеге сорауларны хәл итү юлларын ажладылар. Акциядә катнашучыларның барысына да Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International