«Арча» ҖЧҖ кибетендә семинар уздырдылар

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Арча» ҖЧҖнең «Каймак» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку семинары уздырды.

Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм РФ Хөкүмәтенең 2463 номерлы карары аңлатылды.

Чара барышында сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр һәм тәкъдим ителә торган өстәмә бәяләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сатыла торган продукциянең яраклылык срокларын үтәү зарурлыгы турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International