Укучылар белән хокукый викторина үткәрделәр

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камадагы 27 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары блән очрашу уздырдылар.

Чара «Кулланучылар» һәм «Яклаучы» командалары арасында конкурс форматында узды. Балалар конкурска яхшы әзерлек күрсәттеләр. «Разминка» блогында товарлар сатып алганда барлыкка килә торган төрле ситуацияләрне тикшереп, үзеңне ничек тотарга кирәклеген ачыклаган сорауларга бердәм җавап бирделәр. Катнашучыларга җанатарлар командасы актив ярдәм итте. Чара барышында кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча мәгълүмати материалга күзәтү ясалды, анда кулланучылар базарының төрле темаларына буклетлар тәкъдим ителде, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International